Хезмәтләрен хөрмәтләү
Озак еллар дәвамында халык сәламәтлеген саклауга зур өлеш керткәне өчен, һәм Медицина хезмәткәрләренең һөнәр бәйрәмнәре уңаеннан район үзәк хастаханәсе медицина статисты Рәзинә Мәсгуть кызы Мортазина, терапия бүлеге шәфкать туташы Рәисә Әһли кызы Афзалова, хирургия бүлеге өлкән шәфкать туташы Гөлнара Рәис кызы Мортазина, Ямбулат авылы фельдшерлык - акушерлык пункты шәфкать туташы Фаягөл Нургали кызы Шәяхмәтова Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.